ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы: Татарстанда 2015 елда санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыклы булды

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы: Татарстанда 2015 елда санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыклы булды. Инфекцияле авырулар саны республикада 2014 елдан азрак булды. 760 меңнән артык инфекцияле һәм паразитар авырулар очраклары теркәлде. Бу хакта бүген ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең коллегиясе утырышында аның җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте. Чарада шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе (Роспотребнадзор), РФ баш санитар табибы Анна Попова, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинет, ТР Дәүләт Советы вәкилләре һәм башкалар катнаштылар.

М. Патяшина сүзләренчә, узган елда 24 нозологик форма буенча авырулар саны артты, шул исәптән коклюш (205 мәртәбә), эпидемик паратит (2,3 мәртәбә), талпан баррелиозы (2 мәртәбә), педикулез (23,2 процентка), ВИЧ-инфекцияләр буенча. 

"Безне педикулез буенча очраклар артуы шөбһәгә сала, аларның 65 проценты балалар арасында", - диде М.Патяшина. Җәйге балаларны савыктыру лагерьларына килгән баланың утызында педикулез ачыкланды. 

М.Патяшина сүзләренчә, 30 инфекцион авыру буенча күрсәткечләр кимеде. Дизентерия буенча - 42,8 процентка, сальмонеллоз буенча - 19,7 процентка, кискен вируслы геппатит буенча - 18,5 процентка, бөер синдромы булган геморрагик бизгәк буенча - 14,2 процентка кимеде. 

2015 елда дифтерия, столбняк (катып калу авыруы), полиомиелит, кызыл, корсак тифы, паратиф, псевдотуберкулез, септоспироз, ваба авыруы, Көнбатыш Нил бизгәге, себер җәрәхәте, бруцеллез, котыру авыруы очраклары теркәлде. 

"Вакцинацияләү буенча актив эш соңгы ике елда 130 меңнән артык идарә итеп була торган инфекцияле авыру очракларын кисәтеп булды", - диде ул. Кисәтелгән югалтулар вакцинацияләүгә кткән акчадан 345 млн. сумга артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International