Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» ДУПнең 2015 елдагы эш йомгаклары буенча киңәшмә уздырды

2016 елның 18 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы» ДУПнең 2015 елда эш йомгакларын һәм 2016 елга планнарын тәкъдим иттеләр.   

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Ольга Редько һәм башкалар катнашты.

Төп нотык белән «Дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләре агентлыгы» ДУП генераль директоры Яков Геллер чыгыш ясады. Ул ведомствоны оештыру тарихын һәм аның 2002 елдан бирле үсеш дәверләрен искә төшерде.

Яков Геллер Агентлыкның казанышларын билгеләде, шулардан: электрон сәүдә мәйданчыгына (ЭТП) уздырылган аудит zakazrf.ru, яңа ресурслар, шул исәптән төзелеш материалларының һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең биржа мәйданчыгы булдыру, эшкуарлар өчен мәгълүмат порталы smb.tattis.ru, Бердәм аккредитация үзәген булдыру һәм башкалар.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгын оператор сыйфатында дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне электрон хосусыйлаштыру өчен мәйданчык итеп Россия Федерациясе Хөкүмәте раслады.

Әлеге ресурслардан файдалану тулаем конкурент сатып алулар юлы белән чыгымнарны оптимальләштерергә ярдәм итә.

Киңәшмә барышында Дәүләт заказы агентлыгы өчен актуаль мәсьәләләр буенча, шул исәптән электрон сәүдә мәйданчыкларының мөмкинлекләрен киләчәктә үстерү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International