Татарстанның эре компанияләре энергетик ресурсларны сакчыл куллану буенча җитди шөгыльләнсә дә, урта дәрәҗәдәге предприятиеләргә килгәндә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, калыплашкан эш әлегә юк. Бу хакта республика башлыгы бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә узган ТР Хөкүмәте утырышында билгеләп үтте. Искәртеп узабыз, бүген анда, шулай ук, “Энергетика. Ресурсларны саклау” 17 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә дә ачылды.
2015 нче ел йомгаклары буенча “2014-2020 нче елларда Татарстан Республикасында энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру” дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы һәм 2016 нчы елга бурычларны билгеләүгә багышланган утырышта РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов, Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров һәм башка рәсми затлар катнашты.
ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин утырышны ачып җибәреп, энергияне сакчыл куллану өлкәсендә Татарстанның күпьеллык тәҗрибәгә ия булуын билгеләп узды. Ул, 2014 нче ел белән чагыштырганда, республикада энергия кулланылышы 3 процентка, 2007 нче елдан бирле 23,2 процентка кимүен билгеләп үтеп, 2007 нче ел белән чагыштырганда, 2020 нче елга тулаем төбәк продуктын җитештерүгә сарыф ителгән энергиянең 40 процентка кимүенә ирешү бурычы торганын ассызыклады.
Төп доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады. 2015 нче елда энергияне сакчыл файдалану өлкәсендә дәүләт сәяәсәтен гамәлгә ашыру барышы турында сөйләп, ул 2016 нчы елга өстенлекле юнәлешләрне билгеләде. Быел республика икътисадының җитештерү куәтләрен модернизацияләү буенча инвестицион программаларны тормышка ашыру, сәнәгатьтә энергетик менеджмент системасын, бюджет өлкәсендә энергосервис килешүләрен кертү, автотранспорт техникасын газ-мотор ягулыгына күчерү, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү, күзәтчелек органнары тарафыннан энергияне нәтиҗәле куллану таләпләре өстеннән контрольне көчәйтү кебек эшләр игътибар үзәгендә булачак.
Энергия ресурсларын сак тотуның перспектив юнәлешләренең берсе күпкә арзан ягулык төрләренә күчү, аерым алганда, традицион кулланыла торган бензин һәм дизель ягулыгы урынына табигый каз куллану булуы билгеләп үтелде. 2016 нчы елда физик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең 1,5 мең автотранспорт чарасына яңа җайланмалар урнаштыру күздә тотыла. Әлеге максатларга ТР бюджетында 75 млн сум күләмендә субсидия каралган.
Рөстәм Миңнеханов бүген ачылган күргәзмәдә экспозицияләрен тәкъдим иткән Россия төбәкләре, чит ил партнерларына рәхмәтен белдерде. Ул министрларга, муниципалитет, предприятие башлыкларына күргәзмәнең яхшы мәктәп булуын ассызыклап, биредә булганнарны җентекләп өйрәнеп, алдагы эшләрендә куллану буенча йөкләмәләр әзерләргә кушты.
Президент чыгышында ассызыклаганча, безгә иң заманча технологияләр, идарә системасын, сакчыл производствоны игътибар үзәгенә куярга кирәк. Аның әйтүенчә, эре компанияләр моны инде иртәрәк таныды һәм бу юнәлештә актив эшли. Урта дәрәҗәдәге предприятиеләргә килгәндә, системалы эш күренми. Шул нисбәттән, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, предприятиеләргә энергетик ресурсларны сак тоту юнәлешендә бердәм эшләвен теләп: “Энергетик ресурсларны сак куллану – безнең конкурентлык, әгәр дөнья параметрларына тәңгәлләшмәсәк, эшләр бик үк шәптән булмаячак. Бу агросәнәгать комплексына да, торак-коммуналь хуҗалыкка да, сәнәгатькә дә кагыла. Үзебездә һәм Ауропаның алдынгы илләрендә 1 кг продукциягә, эшләнмәгә күпме энергия сарыф ителешен чагыштырырга тиешбез. Әмма саннар безнең файдага түгел. Калыплашкан төстә эшләсәк, аларны куып җитеп була. Безнең эш нәтиҗәләре мондый мөмкинлек булуын күрсәтә. “Майский” теплица хуҗалыгы мисалында без дөнья дәрәҗәсенә ирешелгән дип әйтә алабыз. Нефтьчеләр, нефть химиклары бу мәсьәлә белән җитди шөгыльләнәләр. Фән, технологияләр, эшләнмәләрдән башка моны хәл итеп булмый”, - дип басым ясады Р. Миңнеханов.
Республика башлыгы билгеләгәнчә, торак өлкәсе дә энергияне күп куллана. Аның әйтүенчә, төзелеш, төзекләндерү вакытында кабул ителгән техник, технологик карарларның дөрес булуы зарур. “Нинди вентиляция, нинди ут, чыгымнарны ничек мөмкин кадәр аз итү – барысы да мөһим. Оптималь карарлар булырга тиеш”, - дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов кадрлар әзерләү системасына игътибар юнәлтелергә тиешлегенә басым ясап, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән берлектә, бу эшнең ресурс үзәкләре базасында оештырылырга тиешлеген әйтте.
“Бездә җылылык ресурслары күп, шул ук вакытта котельныйлар да төзибез. Тарифлар сәясәте сыгылмалы булырга, җылылык ресурсларын планлаштыруда төгәл эш булу зарур”, - дип, Президент Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына бу мәсьәләдә тәртип урнаштырырга йөкләмә бирде. Аның әйтүенчә, кече котельныйлар зур җылылык станцияләреннән нәтиҗәлерәк була алмый. “Бик күп объектларны безнең җылылык станцияләре чыгара торган җылыга күчереп була”, - ди ул.
Рөстәм Миңнеханов энергоаудит мәсьәләсе дә төгәл булырга тиешлеген ассызыклады. Тәкъдимнәргә, кисәтүләргә оператив реакция күрсәтергә кирәк, тәкъдимнәрнең үтәлешен контрольда тоту зарур, ди ул.
Президент бүген дөнья күләмендә танылган лидерлар белән хезмәттәшлек алып барылуын шәрехләп, инжиниринг үзәге төзергә кирәклеген, анда технологияләрне сынап, кайсы файдалырак булуын өйрәнергә киңәш итте.
Р. Миңнеханов 2010-2014 нче елларны колачлаган федераль программа кысаларында күп кенә мәсьәләләр хәл ителүен шәрехләп үтте. Бүген бу мәсьәләдә федераль үзәктән тоткарлык булуына ишарәләде. “Өч тиен бүлеп бирмичә, өч сум була алмый. Элек бу бик стимуллаштыручы программа иде. Бүген я бездән, я сездән юк, туктап калдык – бу бик начар. Федераль Хөкүмәтне бу программаны яңадан торгызуга күндерергә кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте республика җитәкчесе РФ энергетика министры Антон Инюцынга.
Алга таба утырышта энергияне сакчыл файдалану һәм энергия куллану нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә иң яхшы казанышларга республика конкурсына йомгак ясалды.