2016 елда Татарстанда ришвәтчелек юнәлешендәге 1038 җинаять ачылган

2017 елның 10 марты, җомга

Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узган утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР дәүләт хакимиятие органнары җитәкчеләре, ТР Президенты Аппараты һәм Министрлар Кабинеты вәкилләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җитәкчеләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы коррупциягә каршы эшне төрле юнәлешләр буенча алып бара: тәрбияләү һәм юридик белемне арттырудан башлап дәүләт хезмәткәрләренең керемнәрен тикшерүгә кадәр. Нәтиҗәдә республикада ришвәтчелек күренешләренә тап булучы гражданнар саны кими бара. 2009-2011 елларда һәр бишенче кеше (21 %), бүгенге көндә бу күрсәткеч икеләтә кимегән (9,6 %). 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, узган елда Су саклау зоналары елы кысаларында ришвәтчелекне киметү эше зур күләмдә башкарылды. Аерым алганда, яр буе линиясен кайтару, бу өлкәдә суд практикасын булдыру, сулык мәйданнарын куллануны тәртипкә китерү эшен башкарып булды. Прокуратура һәм күзәтчелек органнарының уртак эше нәтиҗәсендә 1700 су саклау законын бозу очрагы кисәтелгән, 365 объект сүтелгән, яр буенча юл ачылган. "Без бу эшне агымдагы елда да дәвам итәбез, шулай ук урман зоналарына да игътибар итәчәкбез", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов искәртүенчә, хокук саклау органнары да үз эшчәнлеген активлаштырган. 2016 елда Татарстанда алар тарафыннан коррупция юнәлешендәге 1038 җинаять ачылган һәм тормышка ашырылмый калган, шуларның 157 ришвәт алуга кагыла. Кешеләр янау һәм ришвәтчелек турында гаризалар белән ешрак мөрәҗәгать итә башлаган.

“Дәүләт органнарына килүче сорауларның артуы шулай ук хакимияткә ышаныч дәрәҗәсенең күтәрелүе турында сөйли. Татарстан Президенты Аппаратына гына алар үткән ел эчендә 43 меңнән артык килде. Актив эш нәтиҗәсендә 550 дән артык җинаять очрагы ачыкланды һәм бетерелде. Бу җинаять эшләре буенча зыян 400 млн. сумнан артты. Хокук саклау органнары тарафыннан аның кайтарылуы тәэмин ителде, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Ләкин мондый зыян кылыну факты ачыклану күзәтү һәм контроль функцияләр белән тәэмин ителгән дәүләт органнарының эшләп бетермәве хакында сөйли”.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International