Икътисад үсеше буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте планын шәхси инвестицияләрдә нигезләү ниятләнә

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

2017-2025 елларга икътисадны тизләтү буенча Хөкүмәт планының төп идеясе шәхси базар инвестицияләре үсеше булачак. Бу хакта Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы корылтаенда Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин җиткерде.

Орешкин инвестицияләр үсешенә “эшмәкәрлек һәм дәүләт арасында үзара ышаныч формалашу” ярдәм итәр дип өмет итә.

Хакимият макроикътисад сәясәте тотрыклылыгына ирешүдә алгарышка инде иреште, дип сөйләде министр, ләкин инвестиция активлыгы өчен бу гына җитми. Салым системасының, табигый монополияләр тарифларының, күзәтчелек һәм контроль системасының тотрыклы булуы кирәк, дип санап китте министр. Хакимиятнең тагын бер әһәмиятле бурычы – халыкның эш белән тәэмин ителгәнлеге нәтиҗәле булу. Бу хезмәт җитештерүчәнлеге һәм хезмәткәрләрнең квалификациясе үсеше, шулай ук моңа тармак эшсезлеген киметү дә кагыла.

Салым системасы икътисадый үсешкә ярдәм итәргә һәм аңа стимул бирергә тиеш, дип өстәде Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов. Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы гамәлдә булган барлык преференцияләрне юкка чыгару һәм аларны яңа инструментлар белән алмаштыруны тикшерде, дип искә төшерде ул. Ләкин соңгы вакытта Финанс министрлыгы, аерым алганда, Россия Федерациясенең аерым субъектларына стимул бирергә тырышты, мәсәлән, Ерак Көнчыгыш регионнары. Шулай ук Силуанов тагын бер кат Хөкүмәт эшмәкәрлеккә салым ставкаларын һәм йөкләнешне арттырмаячак дип сүз бирде.

“Без моны барысы өчен дә эшләсәк, ул вакытта салымнар буенча преференцияләр күзлегеннән мондый төбәкләргә карата кызыксыну, әлбәттә, үзгәрәчәк. Бу дөреме, юкмы? Шулай да төбәк сәясәте, икътисад күзлегеннән безгә монда әле уйларга кирәк”, - диде ул. Силуанов сүзләренчә, тагын бер мәсьәлә льготаларның бюджетта ничек чагылуыннан да гыйбарәт.

Февраль азагында Россия премьер-министры Дмитрий Медведев икътисадый үсешне тизләтү буенча Хөкүмәт планының өч төп чарасын билгеләде. Аның сүзләренчә, Россия икътисады үсеше темпларын тизләтү өчен тотрыклы мохит тудыру, хезмәт нәтиҗәлелеген үстерү һәм цифрлы икътисадны кертү өчен инфраструктура булдыру кирәк.

Медведев аңлатуынча, тотрыклы мохит – ул макроикътисад динамикасы тотрыклылыгын һәм эшмәкәрлекне алып баруда стабильлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән чаралар комплексы. “Аңлаешлы кагыйдәләр – ул инвестицияле карарларны кабул иткәндә, иң әһәмиятле моментларның берсе”, - дип белдергән иде ул вакытта премьер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International