РФ Финанс министрлыгы Банкка кертемнәрне иминләштерү агентлыгында иминләштерү белән яңа саклык сертификатларын кертү мөмкинлеген тикшерә

2017 елның 17 марты, җомга

РФ Финанс министрлыгы яңа саклык сертификатларын планлаштыра. Алар гади кертем шартларында Банкка кертемнәрне иминләштерү агентлыгында иминләштереләчәк. Бу хакта Россия төбәк банклары ассоциациясе конференциясендә РФ Финанс министры урынбасары Алексей Моисеев хәбәр итте.

“Бу безнең күптәнге фикер. Ул дәүләт депозит сертификатларын кертү белән бәйле... саклык сертификатларының 90 процентын хәзер Саклык банкы сата. Чөнки анда үзләштерү белән бәйле зур куркыныч бар. Без бу хәвеф-хәтәрләрне безнең закон проектында исәпкә алабыз”, - дип искәртте Моисеев.

 “Без Банкка кертемнәрне иминләштерү агентлыгында иминләштерелә торган саклык сертификатын кертәбез һәм гражданин беренче таләп буенча аны түләүгә күрсәтүдән теләге буенча баш тарта ала”, - диде ул.

Саклык сертификаты буенча иминият түләүләре суммасы 1,4 миллион сум тәшкил итәчәк. Хәзер банкларда кертемнәрне иминләштерү буенча да ул шундый ук, дип өстәде Алексей Моисеев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International