Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2016 ел өчен Татарстан хакимияте органнары эшчәнлеге хисабы расланды

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2016 ел өчен Татарстан хакимияте органнары эшчәнлеге хисабы каралды.

Бу мәсьәлә буенча төп докладны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ясады.

Илдар Халиков 2016 ел нәтиҗәләренә күчкәнче, кыскача икътисадтагы хәлнең торышы турында сөйләде. “Үткән ел тышкы икътисади вәзгыять шактый катлаулы иде. Аңа геосәяси киеренкелек сәбәче булды”, - диде ТР Премьер-министры. Ул шулай ук 2016 елда Татарстан Хөкүмәте эшчәнлеге 2030 елга кадәр социаль–икътисади үсеш стратегиясендә билгеләнгән төп бурычлары чишүгә юнәлдерелгән булуын искәртте. Үткән ел барлык 45 муниципаль стратегия кабул ителгән, тармак министрлыклары озын сроклы планнарын раслаган.

Төп макроикътисад күрсәткечләре буенча Татарстан элеккечә төбәк-лидер булып кала. Тулай төбәк продукты күләме буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында республика 6, авыл хуҗалыгы һәм төп капиталга инвестицияләр күләме буенча 3, сәнәгый җитештерү һәм төзелеш буенча 5 урынны алып тора. Соңгы еллар дәвамында Татарстан тотрыклы рәвештә инвестицияләү өчен иң кызыклы регионнар исемлегенә керә, ике ел рәттән "Яңа проектларны эшләтү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" коммерциячел булмаган автономияле оешма ясаган Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат хәле буенча илкүләм рейтингында ике ел рәттән беренче урынны алып тора.

2016 елда республиканың тулай төбәк продукты, 2015 ел белән чагыштырганда, 102,5 %ка арткан. Россия күләмендә бу күрсәткеч - 99,8%. 2016 елда тулай төбәк күләме 1 944,1 млрд. сум тәшил иткән. Гомуми икътисади динамикага уңай йогынты сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш ясаган.

Үткән ел сәнәгый җитештерүнең уңай динамикасы сакланган, шул ук вакытта үткән еллар белән чагыштырганда, үсеш темпларының тизләнеше күзәтелгән. 2016 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгый җитештерү индексы 2015 ел дәрәҗәсенә 103,5% тәшкил иткән, төяп озатылган продукция күләме - 1 966,5 млрд. сум. Үткән елның әһәмиятле вакыйгасы дип Илдар Халиков “ТАНЕКО”да акрынайтылган кокслаштыру җайланмасын эшләтеп җибәрүне атады. “Бу дәүләттә беренчеләрдән булып “ноль мазут”ка чыгарга һәм нефтьне максималь дәрәҗәдә тирәнтен эшкәртүгә ирешүгә мөмкинлек бирде”, - диде ул. Дәүләттә беренче булып “Аммоний” химия комплексы кертелде.  “Нижнекамскнефтехим”да полиэтиленның беренче биш маркасын чыгару башланды.

Өстенлекле бурычлар сыйфатында Илдар Халиков "ТАНЕКО"да нефтьне тирәнтен эшкәртүгә яңа җайланмаларны кертүне, “Аммоний-2” проектын тормышка ашыруны атады.

2015 ел белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы өлкәсендә үсеш – 105%, сәнәгатьтә 103,5 % тәшкил иткән. Гомумән, Татарстанда барлык юнәлешләрдәге күрсәткечләр дә, Россия белән чагыштырганда, югарырак.

2016 елда Татарстанда 2 млн 406,5 мең кв метр торак кулланылышка тапшырылган. Шуларның 373,6 мең мәйданы социаль ипотека программасы нигезендә бирелгән.

2015 ел белән чагыштырганда, узган ел татарстанлыларның кереме 2,3 %ка арткан һәм 32909 сум тәшкил иткән. Реаль керемнәр исә 2,6 %ка кимегән.

Республика буенча уртача хезмәт хакы 30 409,8 сум тәшкил иткән. 2015 елда бу сумма 5,2 %ка кимрәк булган. Товар һәм хезмәтләргә кулланучылар бәяләре индексын исәпкә алганда, реаль хезмәт хакы 99,7 % булган.

Уртача хезмәт хакы күләме буенча Татарстан Россиядә 28 нче урынны биләгән. Идел буе федераль округы буенча исә, икенче урында. Иң күп хезмәт хакы Пермь краенда яшәүчеләргә бирелгән.

Узган ел республикада 55 853 бала туган. Халыкның табигый үсеше 11 мең кеше тәшкил иткән.

Илдар Халиков республиканың банк өлкәсендәге вазгыятьенә аерым тукталды. Аерым алганда, “Татфондбанк”ның зыян күргән кертемчеләренә ярдәм итү чаралары турында сөйләде. Бүгенге көндә физик һәм юридик затларга акчаларын кире кайтару дәвам итә, дип ассызыклады ул.

Татфонбанк һәм Интехбанкта 1,4 млн сумнан артык кертемнәре булучылар акчаларының бер өлешен кире кайтара алачак. Әлеге эшне башкару идарә банкын билгели торган конкурстан соң мөмкин булачак.

Аның сүзләренчә, Татфондбанкта кертеме булган 146 меңнән артык кеше ( барысының 95%) һәм Интехбанкта кертеме булган 26 мең кеше (98%) иминият акчаларын кире кайтарган. 

“Татфондбанк” белән булган хәл хөкүмәтнең даими контролендә”, - дип йомгаклады Илдар Халиков.

Гадәттәгечә башкарма хакимият хисабы депутатларның фикерен исәпкә алып төзелде. Комитетлар үзләренең сорауларын алдан ук җибәргәннәр иде. Барлыгы Республика Хөкүмәтенә 32 сорау җибәрелгән.

Моннан тыш, бүген дә депутатлар Николай Рыбушкин, Артем Прокофьев, Александр Комиссаров, Илдүс Касыймов, Таһир Һадиев, Татьяна Воропаева, Рәис Сөләйманов, Рафил Ногманов өстәмә сорауларын бирделәр.

Сораулардан соң депутатлар хисап турында фикер алышуга күчтеләр.

“Тәнкыйтьләр яңгыраса да, без аңлыйбыз, Хөкүмәт үзенең эшчәнлеген зур базарда тотрыклылык булмаган, Россия икътисадының структур проблемалары көчәйгән катлаулы шартларда алып бара”, - дип йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим иткән хисапны раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International