РФ финанс министрлыгы бюджет хезмәткәрләренең эш хакларын «Мир» карталарына күчерү 2017 елның икенче яртыеллыгында башлану мөмкинлеге турында хәбәр итә

2017 елның 28 марты, сишәмбе

РФ Хөкүмәте бюджет хезмәткәрләрененең эш хакларын «Мир» карталарына этаплы күчерүне хуплый. Ул 2017 елның икенче яртыеллыгыннан башланырга мөмкин. Бу хакта Россия банклары ассоциациясе конференциясендә РФ финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов җиткерде.

"Бүген түләү карталарының милли системасы эшләп китте. Ул инде безнең эш планының бер өлеше булып тора. Илкүләм түләү инструментларын таратыр, алар белән кызыксындырыр өчен хөкүмәт “Мир” түләү карталары кулланылган банк счетларына бюджет хезмәтләренең эш хакларын этаплы күчерүдә башкарылган законлы инициативаны хуплый”, - диде ул.

 "Без әлеге елның икенче яртыеллыгыннан бюджет хезмәткәрләрен яңа системага акрынлап күчерә башларга өметләнбез”, - дип өстәде Силуанов.

Хәзерге вакытта Дәүләт Думасы 2018 елның 1 гыйнварыннан барлык бюджет һәм социаль түләүләрне “Мир” илкүләм түләү системасына күчерү турында закон проектын тикшерә. Февраль азагында закон проекты беренче укылышта кабул ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International