Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Калифорния штатына (АКШ) эш визиты белән килде. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республика махсус икътисадый зоналары һәм предприятиеләре җитәкчеләре озата йөри.
Кичә Татарстан делегациясе вәкилләре Калифорния губернаторы Джерри Браун офисында булдылар, анда штатның җитәкчелеге һәм эшмәкәрлек даирәләре вәкилләре белән очраштылар. Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, инвестицияләр һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында сүз алып бардылар.
Шулай ук Татарстан вәкилләре Калифорниянең медицина инфраструктурасы, эшмәкәрлек-инкубаторлар, инжиниринг үзәкләре, фәнни-белем бирү оешмаларының тәҗрибәсе белән танышты.
Моннан тыш Рөстәм Миңнеханов эшлекле киңәшмә уздырды, анда Татарстан Республикасы һәм Калифорния штаты арасындагы хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар каралды.