2018 елдан башлап, кече һәм урта предприятиеләрнең банкларда урнаштырылган акчаларын иминләштерү мәсьәләсе тикшерелә. Тиешле карарны Хөкүмәт кабул итәчәк. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Алексей Моисеев җиткерде.
"Хәзерге вакытта кече һәм урта предприятиеләрнең акчаларын иминләштерүне 2018 елдан кертү мөмкинлеге карала. Бу мәсьәлә буенча карарны Хөкүмәт кабул итәчәк”, - диде ул.
Шул ук вакытта финанс базары буенча Дәүләт Думасы комитеты башлыгы Анатолий Аксаков кече һәм урта предприятиеләрнең акчаларын иминләштерү турында закон проектын Дәүләт Думасының язгы сессиясенә кертү планлаштырыла дип белдерде. Шулай итеп, база лицензияле банкларда кече һәм урта предприятиеләр акчаларын иминләштерү системасы 2018 елның 1 гыйнварыннан эшләп китәргә мөмкин. Ягъни Россия Федерациясе банк өлкәсендә пропорциональ көйләүне куллана башлау белән берүк вакытта.
Банкларны пропорциональ көйләү законы буенча 2018 елдан алар капитал дәрәҗәсенә карап ике категориягә бүленәчәк: база лицензияле (1 млрд кадәр капитал) һәм универсаль (1 млрд сумнан башлап).