РФ Финанслар министрлыгы 2017 елның I кварталында бюджет кытлыгына бәя бирде

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Алдан бирелгән бәя буенча Россия федераль бюджеты кытлыгы гыйнвар-март айларында тулаем эчке продуктның 1,4% яисә 274,2 миллиард сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Финанслар министрлыгында хәбәр ителде.

Бюджет кереме өч ай эчендә 3,63 триллион сум тәшкил иткән. Бу 2017 елга расланган гомуми керемнең 26,9%. Чыгымнар – 3,907 триллион сум. Яисә елга расланган күләмнең 24,1%.

Федераль салым хезмәте 3 ай эчендә бюджетка 2,382 триллион сум күчергән. Бу елга расланган прогнозларның 30%; Федераль таможня хезмәте — 1,029 триллион сум. Бу елга расланган планның 24,4%; башка федераль органнар — 221,15 миллиард сум (2017 елга билгеләнгән прогнозларның 16,5 %).

Бюджетның беренчел кытлыгы тулаем эчке продуктның 0,4% яисә 81,63 миллиард сум тәшкил иткән. Федераль бюджет кытлыгының эчке һәм тышкы финанслау чыганаклары сальдосы хисап чорында 315,7 миллиард сум һәм минус 41,47 миллиард сум тәшкил иткән.

Министрлыкның алдан бирелгән бәясе буенча, мартта бюджет кытлыгы тулаем эчке продуктның 2,6% яисә 193,25 миллиард сумга җиткән. Беренчел кытлык тулаем эчке продуктның 1,8% яисә 132,3 миллиард сум булган. Шул ук вакытта министрлыкта февральдә ачыкланган бәя буенча бюджет үтәлеше: кытлык - тулаем эчке продуктның 1,9%, беренчел кытлык – тулаем эчке продуктның 0,6% тәшкил итте дип җиткерделәр.

Бу елга бюджет бер баррель нефтьнең уртача еллык бәясе 40 доллар булганда, тулаем эчке продуктның 3,2% кытлыгы белән формалаштырылган. Министрлык бюджетка төзәтмәләрне яз көне, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының ачыкланган макропрогнозына нигезләнеп, кертәчәк. Бүген ачыкланган прогнозлар РФ Хөкүмәте утырышында тәкъдим ителде. Нигез итеп прогнозларның база варианты алынган. Ләкин шул ук вакытта РФ Министрлар Кабинеты максатчан вариантны гамәлгә ашыруда үз эшен дәвам итәчәк. Ике вариант та тулаем 2017 елда бер баррель нефтьнең уртача еллык бәясе 45,6  доллар булганда, Россия Федерациясендә тулаем эчке продуктның 2% үсешен күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International