РФ Финанслар министрлыгы 2017 елда эшмәкәрлекне “күләгә”дән чыгару буенча чаралар комплексын булдырырга ниятли

2017 елның 14 апреле, җомга

Россия Финанслар министрлыгы ел азагына кадәр эшмәкәрлекне “күләгә”дән чыгару буенча чаралар комплексын эшләргә ниятли. Аның максаты - салым җыелу дәрәҗәсен арттыру. Бу хакта Россия Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет утырышында Россия финанс министры урынбасары Владимир Колычев хәбәр итте.

"Салым җыелу дәрәҗәсен арттыру өчен резерв буларак, эшмәкәрлекне “күләгә”дән чыгару ысулы – ул аерым зур реформа.  Тиешле тәкъдимнәрне без быел, шул исәптән салым системасы аша да, эшләргә ниятлибез”, - диде Колычев.

Аның сүзләренчә, “соры” хезмәт хакы фонды күләме якынча 10 трлн сум тәшкил итә. Бу исә “соры” һәм “ак” икътисад арасында салым йөкләнешенең тирән тармак диспропорциясен чагылдырырга мөмкин.

“Икътисади стимуллар тиңдәшлеген, шул исәптән салым йөкләнеше тармагында үзгәрешләрне, шулай ук эшмәкәрлекне “күләгә”дән чыгару ысулларын эзләргә кирәк. Шул исәпкә товар үткән юлны күзәтү технологияләре дә керә”, - дип өстәде Колычев.

Россия финанс министры урынбасары Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы эшмәкәрлеккә салым йөкләнешен арттырырга җыенмый дип искәртте. Ләкин министрлык администрацияләүне яхшыртуга аерым игътибар бирергә ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International