РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Федераль казначылыкка дәүләт сатып алуларының мәгълүмати системасы өчен җаваплылыкны һәм дәүләт сатып алулары сәясәтен эшләү буенча вазифаларны Финанслар министрлыгына тапшыру турында карарларга кул куйды. Бу хакта Министрлар Кабинеты башлыгы вице-премьерлар белән киңәшмәсе вакытында белдерде.
Моңарчы дәүләт сатып алулары өлкәсендә тикшерү вазифалары Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы арасында бүленгән иде.
“Мин Хөкүмәтнең ике карарына кул куйдым. Шуның берсе буенча хәзер Федераль казначылык дәүләт сатып алуларының мәгълүмати системасы өчен җавап бирүче бердәм федераль орган булып билгеләнә. Икенче документ буенча РФ Финанслар министрлыгына, ягъни казначылык буйсынган үзәк органга, контрактлар системасы сәясәтен эшләү буенча барлык вәкаләтләр тапшырыла”, - диде Дмитрий Медведев.