Владимир Путин Дмитрий Медведевка икътисадка инвестицияләргә ярдәм итү буенча өстәмә чаралар күрергә кушты

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

РФ Президенты Владимир Путин премьер-министр Дмитрий Медведевка рубльнең ныгуы факторын искә алып, икътисадка инвестицияләргә ярдәм итү буенча өстәмә чаралар турында уйларга тәкъдим итте.

“Бүген югары технологияле импорт өчен уңай шартлар урнаша бара. Мин бу очракта илкүләм валютаның, рубльнең ныгуын күздә тотам. Бу төпле фактор. “Йөзеп” йөри торган курс белән бәйле ул я яхшыра, я аның җәлеп итүчәнлеге бераз кими төшә, ләкин бу шартларда Россия икътисадына инвестицияләргә ярдәм итү буенча өстәмә чаралар күрү турында уйлау дөрес булыр иде”, - диде Владимир Путин Дмитрий Медведевка 19 апрельдә узачак Хөкүмәтнең Дәүләт Думасы алдында тотачак хисабы алдыннан.

“Биредә кайбер тәкъдимнәрне бәлки алдан уйларга, алар буенча Хөкүмәттә хезмәттәшләр белән киңәшләшергә һәм парламентта сөйләшү вакытында уртак фикергә килергә мөмкин булыр”, - дип искәртте дәүләт башлыгы.

Медведев бу фикер белән килеште.

“Яхшы, Владимир Владимирович, без шулай эшләрбез дә. Чыннан да, көн үзәгендә заманча, югары нәтиҗәле, югары технологияле икътисадны, безнең нефтькә бәйлелегебезне киметү өчен төп керемнәрне тудыра торган икътисадны булдыру тора”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International