Алексей Кудрин Россия икътисады үсеше өчен кирәкле шартларны атады

2017 елның 21 апреле, җомга

Россия икътисады үсеше өчен кирәкле төп шарт – чимал булмаган экспортның үсеше. Аны 2024-2025 елларга икеләтә арттырырга кирәк, дип саный “Стратегик эшләнмәләр үзәге” фонды советы рәисе Алексей Кудрин.

“Әгәр дә без чимал булмаган экспортны икеләтә арттырмасак, безнең үсеш темплары 2 проценттан югары күтәрелмәячәк. Бәлки икедән өчкә кадәр булыр”, - дип белдерде Красноярскта үткән икътисад форумында ясаган чыгышы вакытында Кудрин.

Аның сүзләренчә, икътисад үсеше темпының зәгыйфьлеге дәүләт компанияләре мотивациясе түбән булуга һәм аларның әйдәп баручы тармакларның күп өлешен алып торуына бәйле.

“Иң зур тармак проблемаларының берсе – дәүләтнең күп булуы, чөнки дәүләт компанияләре икенче төрле мотивацияләнгән, җитештерүчәнлек үсеше буенча башка төрле стимулга ия. Әйдәп баручы тармакларда – табыштан алып, финанска кадәр – күп өлешне дәүләт компанияләре тәшкил итә. Табышта да, финанста да исә дәүләт бөтенләй перспективада да булырга тиеш түгел”, - диде Кудрин.

Ул хәзер дәүләт компанияләре кереме өлеше энергетикада 70, финансларда 46 процент тәшкил итүен искәртте.

“Мин 6-7 елдан ул 15-20% булыр дип өмет итәм. Дөресрәге, бу тармакларда дәүләт компанияләре өлешен сизелерлек киметергә кирәк”, - дип белдерде “Стратегик эшләнмәләр үзәге” фонды советы рәисе.

Кудрин көндәшлек, шул исәпкә халыкара көндәшлек тә керә,  үсеше өчен дәүләткә яңа этәргеч кирәк дип тә өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International