Дмитрий Медведев уңышлы төбәкләр өчен грантларны тагын 10 млрд сумга арттырырга кушты

2017 елның 2 мае, сишәмбе

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев иң уңышлы төбәкләргә грантларны тагын 10 млрд сумга арттырырга кушты.  Бу карар Россия Хөкүмәте башлыгы тарафыннан Дәүләт Думасында 2016 елда Хөкүмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тикшерелгәннән соң яңгырады.

“2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына федераль бюджетка үзгәрешләр керткәндә, 2016 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе субъектлары башкарма органнары эшәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләүдә иң яхшы күрсәткечләргә ирешүдә ярдәм итү һәм (яисә) ирешкәннәрне хуплау өчен Россия Федерациясе субъектларына бюджетара трансфертлар формасында грант тапшыру максатыннан 2017 елда 10 млрд сум күләмдә бюджет ассигнованиеләрен карарга”, - дип язылган йөкләмәләр исемлегендә.

Шулай ук Россия Финанслар министрлыгына 2018-2020 елларга федераль бюджет проектын формалаштырганда, төбәкләргә трансфертлар таратуны бары тик федераль бюджет турында федераль законнан чыгып, гамәлгә ашыру бурычы йөкләнде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International