РФ Хөкүмәте “2017 елга һәм 2018 һәм 2019 еллар планлы чорына федераль бюджет турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” закон проектын раслаган. Бу хакта Министрлар Кабинеты утырышы нәтиҗәләре буенча РФ Финанслар министрлыгы башлыгы Антон Силуанов хәбәр итте.
Финанслар министрлыгы әзерләгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә, 2017 елга РФ бюджет кытлыгы тулаем эчке продуктның 3,2%нан 2,1% кадәр (2 трлн 753,2 млрд сумнан 1 трлн 923,8 млрд сумга кадәр) киметеләчәк.
2017 елда 13 трлн 487,6 млрд сум күләмендә планлаштырылган бюджет керемен 14 трлн 631,9 млрд сумга арттыру ниятләнә. Чыгымнар 16 трлн 555,8 млрд сум тәшкил итәчәк.
Яңа редакциядә 2017 елга прогнозланган инфляция дәрәҗәсен 3,8% билгеләү тәкъдим ителә. Гамәлдәге редакциядә ул 4% иде. Документ Резерв фондның норматив зурлыгын 6 трлн 453,3 млрд сумга кадәр арттырырга исәпли. 2018 елның 1 гыйнварына РФ эчке дәүләт бурычының иң югары чиге 10 трлн 351,6 млрд сумнан 9 трлн 227 млрд сумга, ягъни 1 трлн 124,6 млрд сумга киметелергә мөмкин.
2018 елның 1 гыйнварына РФ тышкы бурычының иң югары чиген $53,6 млрд тан $51,8 млрд ка яисә $1,8 млрд ка киметү планлаштырыла.
Проект шулай ук 2018 ел башына дәүләт гарантияләре буенча РФ эчке дәүләт бурычының иң югары чиге 1 трлн 115,4 млрд сумга - 3 трлн 146, 4 млрд сумнан 2 трлн 031,0 млрд сумга һәм дәүләт гарантияләре бунча тышкы бурычның валютада $1,8 млрд ка – $14,7 млрд тан $12,9 млрд ка кимүне күздә тота.