Татарстанда капиталь ремонт 996 күп фатирлы йортның 823ендә башланган

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 43 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларга 1 мең 715 тикшерү уздырган. Техник иминлекне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу буенча 7 муниципаль берәмлектә 21 факт ачыкланган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, бүген капиталь ремонт 996 күп фатирлы йортның 823ендә башланган. Программаның үтәлеше 31% тәшкил итә. Барлык эшләрне бу елның 10 сентябренә тәмамлау планлаштырыла. Министр искәртүенчә, 29 объектта эш графигыннан артта калу теркәлгән.  Шул уңайдан ул подрядчыларны темпларны тизләтергә чакырды.

2017 елда мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонтны 146 объектка ясау планлаштырыла. Бүгенге көнгә 2 гомуми белем бирү һәм 1 коррекцион мәктәптә, шулай ук 8 балалар бакчасында эшләр тәмамланган.

Моннан тыш, капиталь ремонт 2 балалар савыктыру лагеренә ясалган. Тагын ике объектта төзү-монтаж эшләрен үзләштерү 98% җитә.

Шулай ук бүгенгә 5 мәдәният объекты, 14 ТР муниципаль берәмлекләр советлары бинасы, 6 ТР социаль хезмәт күрсәтү объекты һәм республикадагы 9 ТР муниципаль архивы ремонтланган.

Рөстәм Миңнеханов авыл мәдәният учреждениеләре эше нәтиҗәлелегенә мониторинг ясау әһәмияте турында искәртте. “Соңгы берничә ел эчендә без күп яңа клублар төзедек. Бүген мәдәният объектларына капиталь ремонт ясау буенча зур эш алып барыла. Иң мөһиме аларга ихтыяҗ булу кирәк. KPI системасын төзү (иск. нәтиҗәлелелекнең хәлиткеч күрсәткечләре) һәм аларның эшчәнлеген бәяләү мөһим. Кайбер очракларда авылларда клуб кешеләр өчен бердәнбер массакүләм ял итү итү урыны булып тора”, - диде ТР Президенты.  

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ТР спорт министры Владимир Леоновка республикада спорт объектларының эш күләмен ачыкларга йөкләде.

2017 елда Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә 75 амбулатор-поликлиника бинасына да капиталь төзекләндерү планлаштырыла. Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, әлегә әзерлек эше, конкурс процедуралары һәм подрядчы оешмаларны сайлау эше бара. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International