Иминият кертемнәрен киметү һәм өстәмә кыйммәткә салымның арттырылуы РФнең 2025 елга кадәр икътисад үсеше планына кертелде. Бу хакта РФ Финанслар министрлыгы башлыгы Антон Силуанов хәбәр итте.
"Салымнар буенча – бар. Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы шундый планны әзерләде, Дмитрий Анатольевич аны президентка тәкъдим итте. Без нәрсә тәкъдим иткән булсак, шул тикшерелде. Хөкүмәт 22/22не тәмам расламады, башка цифрлар булачак”, - диде Силуанов.
Министр искәртүенчә, хәзер бу карардан килеп чыгачак нәтиҗәләр өстәмә тикшерелә.
“Чөнки 22/22 – ул иминият кертемнәре кимү белән бәйле. Димәк, Пенсия фонды турында сөйләшергә кирәк. Россия Пенсия фондында баланс саклау буенча трансфертны арттыру белән генә чикләнмәгән шактый фикерләребез бар. Моңа бәйле хөкүмәт берничә киңәшмә үткәрәчәк, ул әле хөкүмәт тарафыннан тикшереләчәк”, - дип аңлатты Силуанов.
“Салым маневры буенча тәкъдимнәр турыдан-туры булмаган салым арттыру һәм турыдан-туры салымны киметү материалларында саклана - иминият кертемнәрен киметү һәм өстәмә кыйммәткә салымны арттыру буенча”, - дип нәтиҗә ясады министр.
Аннан алда РФ Финанс министрлыгы иминият кертемен 22 процентка кадәр киметү һәм өстәмә кыйммәткә салынган салымны 22 процентка кадәр арттыру өчен чыгыш ясады. Шул ук вакытта Финанс министрлыгы иминият кертемен арттырган вакытта өстәмә кыйммәткә салынган салым буенча льготаларны сакларга тәкъдим иткән иде.