ТР финанс министры Р.Р. Гайзатуллин республиканың иң эре салым түләүчеләре белән очрашты

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

2017 елның 24 маенда Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин ТАИФ компанияләр төркеменең иң эре предприятиеләре, машина төзелеше тармагы предприятиеләре («КАМАЗ» ГАҖ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ), “Транснефть – Прикамье” акционерлык җәмгыяте, шулай ук алкоголь продукциясен җитештерүчеләр белән очрашулар үткәрде. Шулай ук чарада Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.

Очрашулар ТР Финанс министрлыгында үтте.

Очрашулар вакытында  2017 елның 1 кварталы, 2017 елның 2 кварталына көтелгән финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләре нәтиҗәләре буенча предприятиеләрнең бюджетка түләүләре тикшерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International