ТР Финанс министрлыгында республиканың иң эре предприятиеләре белән киңәшмәләр узды

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

2017 елның 24 маенда ТР финанс министры урынбасары Д.В. Волков эре энергетика предприятеләре, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, республиканың нефть химиясе предприятияләре -  «Нәфис-косметикс» АҖ, “Кварт” АҖ,  шина эшмәкәрлек предприятиеләре “Татнефть-Нефтехим” идарәче компаниясе, машина төзелеше предприятияләре – “ПОЗиС” АҖ, "Казанкомпрессормаш" ААҖ, шулай ук элемтә тармагы предприятиеләре – “Таттелеком” ГАҖ һәм агач эшкәртү сәнәгате - “Чаллы картон-кәгазь комбинаты халык предприятиесе” хезмәткәрләр ябык акционерлык җәмгыяте, шулай ук “Татавтодор” АҖ вәкилләре белән киңәшмәләр үткәрде.  Очрашуларда 2017 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча, 2017 елның 2 кварталына көтелгән финанс-хуҗалык эшчәнлеге һәм кертемнәре тикшерелде.

Шулай ук киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International