Бүген Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

2017 елның 27 мае, шимбә

Бүген Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Утырышта компаниянең 2017 елның беренче дүрт аенда бюджеты үтәлеше һәм июнь аена бюджетын расладылар, агымдагы елның беренче кварталының финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен чыгардылар. 

Бу елның беренче өч аенда «Татнефть» ятмаларыннан 7 млн. 125 мең тонна нефть чыгарылды. Әшәлче ятмасыннан 333 мең тонна югары үзле нефть чыгарылды. Барысы яңа җылытып чыгару алымын кулланудан башлап, 31 мартка 2114 мең тонна югары үзле нефть чыгарылды.

Финанс ел нәтиҗәләре буенча табышны бүлү, еллык бухгалтер хисабы, аудиторлар тикшерүе һәм «Татнефть» ГАҖ еллык акционерлар җыелышы турында мәгълүмат тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International