ТР Финанс министрлыгында халыкара Fitch Ratings рейтинг агентлыгы вәкилләре белән эш консультацияләре үткәрелде

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Бүген ТР финанс министры урынбасары А.Г. Шишкин һәм бюджет сәясәте бүлеге башлыгы Н.М. Гарифуллин халыкара Fitch Ratings рейтинг агентлыгы вәкилләре белән эш консультацияләре үткәрде. Очрашу якын киләчәктә Татарстан Республикасының кредит рейтингын яңадан тикшерүгә багышланды.

Консультацияләр нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының бюджет тотрыклылыгы саклануы һәм республиканың дәүләт бурычы мәсьәләләрендә дә хәлнең стабиль булуы искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International