Әлеге елның май аенда Россия Федерациясе Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс институты тарафыннан 2017 елда беренче тапкыр Россия Федерациясе субъектларының бюджет мәгълүматлары ачыклыгы дәрәҗәсен ачыклау буенча тикшеренүләр үткәрелгән. Шуның нигезендә төбәкләрнең рейтингы төзелгән. Бәяләүләр төбәкләрнең 2017 елга һәм 2018 һәм 2019 елларның планлы чорына расланган бюджетлар күрсәткечләре буенча үткәрелгән.
Нәтиҗәдә Татарстан Республикасы бу этапта максималь баллардан 83,3% җыеп, Россиянең калган егерме дүрт төбәге белән бергә рейтингта 17 дән алып, 41гә кадәр урыннарны бүлеште. Шул ук вакытта бәяләүләр критерийлары нигезендә Татарстан Республикасы бюджет мәгълүматлары ачыклыгы бик югары төбәкләр төркеменә кертелде.