Федераль югарылыкта өстәлгән керемгә салым турында закон проекты эшләнә

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Россия Энергетика министрлыгы Финанслар министрлыгыннан өстәлгән керемгә салым турында закон проектын алды. Аңа үзгәрешләр кертелгән һәм министрлыкны ул канәгатьләндерә. Бу хакта Петербург халыкара икътисадый форумында Россия Энергетика министрының беренче урынбасары Алексей Текслер хәбәр итте.

“Финанслар министрлыгы закон проектын эшләде, без аны алдык, ул без килешкәнгә туры килә. Анда без бәхәсләшкән тоннага 104 сум өстәмә файдалы казылмалар чыгаруга салым юк. Бу закон чыгуга бара”, - диде ул.

Текслер сүзләренчә, закон проекты берүк вакытта Дәүләт Думасына һәм РФ хөкүмәтенә тикшерүгә инде тапшырылган. Энергетика министрлыгы өстәлгән керемгә салым буенча пилот проект 2018 елның 1 гыйнварыннан эшләп китәр дип өметләнә, дип өстәде чиновник.

Өстәлгән керемгә салым кертү нәтиҗәсендә Энергетика министрлыгында Россиядә еллык нефть табышы 2036 елга 60 млн тоннага артыр дип өмет итәләр.

Файдалы казылмалар чыгаруга салымнан аермалы буларак, өстәлгән керемгә салым табылган нефть күләменнән түгел, ә чималны сатудан алынган керемнән алынчак. Нефтьне табу һәм транспортитовка өчен чыгымнар тотып калыначак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International