2017 ел азагына Россия торгынлыктан чыгачак һәм россиялеләрнең яшәү дәрәҗәсе 2-3 процентка артачак. Бу хакта Стратегик эшләнмәләр үзәге башлыгы Алексей Кудрин хәбәр итте.
“Путин әйткән нокталар тиз үсеш өчен әһәмиятле. Бу без, ниһаять, торгынлыктан чыгачакбыз һәм үсеш кичерәчәкбез дигән сүз. Яшәү дәрәҗәсе түбәнәюдән туктаячак. Кызганычка каршы, без өченче квартал үсеш стадиясендә булсак та, бу елның беренче 4 ае – янәдән яшәү дәрәҗәсе түбәнәю. Минем прогнозларым буенча бу елның азагына нигездә яшәү дәрәҗәсе күтәреләчәк. Әлегә, ничек кенә сәер булмасын, дүрт ай дәвамында без төштек. Димәк, хәзер тренд ачылачак. Арту зур булмас – 2-3 процент чигендә”, - дип искәртте Кудрин.