«Fitch Ratings» рейтинг агентлыгы Татарстан Республикасы кредит рейтингын «BBB-» дәрәҗәсендә раслады, прогнозы «Тотрыклы».
«Fitch Ratings» агентлыгы чыгарган нәтиҗә буенча бу Татарстан Республикасының яхшы бурыч түләүгә сәләтлелеген, республиканың үлчәнгән бюджет сәясәтен үткәргән вакытта көчле бюджет күрсәткечләрен күрсәтергә булдыклыгын чагылдыра. Шулай ук ул республиканың төрле икътисадын исәпкә ала.
Республиканың рейтингы Россия Федерациясенең суверен рейтингы белән бер югарылыкта калуын дәвам итә һәм инвестицияле категория рейтингларына керә.