Дмитрий Медведев 2025 елга кадәр төбәк үсешенең дәүләт сәясәте нигезләрен гамәлгә кую планына кул куйды

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев 2025 елга кадәр дәүләтнең региональ үсешенең дәүләт сәясәте нигезләрен гамәлгә кую планына кул куйды.

“Безнең дәүләтнең уңышы, дәүләтнең төбәкләре, аерым территорияләре казанышларыннан җыела дип берничә тапкыр әйткәнебез бар. Асылда, бу план әлеге идеянең гамәли үтәлеше. Документ инфраструктура ягыннан икътисад һәм социаль өлкәнең үсешен тәэмин итә торган чараларны,  төбәкләр һәм муниципалитетларга шәхси инвестицияләрне җәлеп итү өчен өстәмә стимулларны күздә тота”, - дип белдерде Медведев вице-премьерлар белән киңәшмәсе вакытында.

Хөкүмәт башлыгы искәртүенчә, планны үтәгән вакытта төбәкләрнең географик урнашуы, территорияләрнең фәнни-техник һәм ресурс мөмкинлекләре исәпкә алыначак.

“Һәм, әлбәттә, аларны гамәлгә куйган вакытта төбәкләр буенча дифференциацияләнгән якын килү тормышка ашырылырга тиеш”, - диде Медведев.

Вице-премьер Дмитрий Козак сүзләренчә, расланган план бер-берсе белән бәйле 30 чарадан тора. Алар территорияләрнең социаль-икътисади үсешен тигезлек хәленә килүен тәэмин итәргә, Федерация субъектлары икътисады үсеше дәрәҗәсендә, шулай ук кешеләрнең матди  хәлләрендә аермалыкларны киметергә тиеш. Шул ук вакытта төбәкләрнең үз икътисади мөмкинлекләрен үстерүгә басым ясалачак.

“Бүген дифференциация дәрәҗәсе гаять зур”, - диде Козак. Аерым алганда, аның сүзләренчә,  халыкның җан башына уртача кереме төбәкләр арасында 5,5 тапкырга аерыла, ә бюджеттан тыш инвестицияләр күләме халыкның җан башына исәпләгәндә 133 тапкыр аерыла.

Козак сүзләренчә, документ төбәкләр үсешендә табигый монополияләрнең роле артуын күздә тота. Шулай ук ул шундый компанияләрнең инвестицияле программаларында төбәкләрнең үсеш аспектлары исәпкә алынган булырга тиеш дип искәртте.

Вице-премьер хәбәр итүенчә, территорияләрдә үз икътисади мөмкинлекләрен үстерү буенча төбәк һәм муниципаль идарәләренә стимул бирү чаралары каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International