Дәүләт Думасы Россиянең 2017 елгы федераль бюджетына үзгәрешләр кертү турында законны беренче укылышта кабул итте.
Документ буенча дәүләт казнасы чыгымнары 362 миллиард сумга (16,603 триллионга кадәр) артачак, көтелгән керемнәр - 1,191 триллионга (14,679 триллион сумга кадәр).
Шулай итеп, бюджет кытлыгы 829 миллиард сумга (1,924 триллион сумга кадәр) кимиячәк — тулаем эчке продуктның 3,4 процентыннан 2,1 процентына кадәр.