Антон Силуанов: эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү мәсьәләсенә 2020 елда кайтырга мөмкин

2017 елның 9 июне, җомга

Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү мәсьәләсенә 2020 елга федераль бюджет әзерләгәндә әйләнеп катырга мөмкин. Бу хакта Дәүләт Думасында чыгышы вакытында РФ финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.

“Без, иң беренче чиратта, кереме зур булмаган, аны пенсиядән генә алган пенсионерларга ярдәм күрсәтергә кирәк дип саныйбыз. Эшләүче пенсионерлар табышны хезмәт эшчәнлегеннән дә ала. Бу мәсьәлә өстәмә тикшерүне таләп итә дип уйлыйм. Без аңа 2020 елга бюджет әзерләгәндә кайта һәм үз мөмкинлекләребезне карый алыр идек,” – диде Силуанов.

РФ Финанслар министрлыгы башлыгы эшләүче гражданнарның пенсияләрен индексацияләүдән баш тарту кризиска каршы план чарасы булуын искә төшерде.

Май башында Россия Министрлар Кабинеты башлыгы Дмитрий Медведев хәлнең комплекс анализыннан чыгып, чараның финанс-икътисади нигезен кертеп, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Финанслар министрлыгы һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгына Пенсия фонды белән бергәләп эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне кайтару мәсьәләсен өстәмә рәвештә тикшерергә кушты.

Россидә 9,6 млн эшләүче пенсионер исәпләнә. Россия Пенсия фонды исәпләүләре буенча 2016 елдан туктатылган пенсияләрнең индексациясе 2018 елга яңартылса, бюджетка ул якынча 200 млрд сумга төшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International