ТР Финанс министрлыгында Татарстанда яшәүче иминләштерелгән эшләүче гражданнарның санын чагыштыру буенча киңәшмә узды

2017 елның 9 июне, җомга

 2017 елның 9 июнь көнендә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары А.Л. Анфимова Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе вәкилләре катнашында Татарстанда яшәүче иминләштерелгән эшләүче гражданнарның санын чагыштыру буенча киңәшмә уздырды. Чараның максаты – 2018 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан Мәҗбүри медицина иминияте федераль фондына түләнергә тиешле эшләмәүче халыкның мәҗбүри медицина иминиятенә иминият кертемнәрен исәпләү.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәләренең үзара мәгълүмати бәйләнеш барышында килеп чыккан мәсьәләләре тикшерелде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, 19 июньгә кадәр барлык чараларны тәмамларга һәм күрсәтелгән гражданнарның саны турында мәгълүматны әзерләргә кирәк карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International