Россия Финанслар министрлыгы әлеге 2017 елда Илкүләм иминлек фондыннан (ИИФ) 200 млрд сум күләмендә өстәмә чыгымнар өчен акча алу хокукыннан файдаланырга туры килмәс дип ышана. Бу хакта җомга көнне Финанслар министрлыгы башлыгы Антон Силуанов хәбәр итте.
“Парламент Илкүләм иминлек фондыннан өстәмә 200 млрд сумга кадәр акчаны безгә файдаланырга рөхсәт итә. Бу саклангыч норма. Без аннан файдаланмабыз дип өмет итәм һәм ышанам”, - диде Силуанов.
Идарә тармагы фикеренчә, 2018-2020 еллар бюджетына нефть бәясен баррель өчен 40 доллардан да югары итеп кертүне дөрес түгел дип саный.
“Агымдагы ел бюджетына үзгәрешләр кертүне әзерләгәндә, без өч еллык чорга прогнозны карадык. Без нефть бәясен баррель өчен 40 доллардан да югары итеп кертүне дөрес түгел дип саныйбыз. Нефтьне чит илгә чыгара торган илләр оешмасы – ОПЕК чикләүләре озынайтылганнан соң да куркыныч саклана”, - дип сөйләде ул һәм “бәяләргә күптөрле икътисадый, шулай ук сәяси факторлар да йогынты ясый” дип өстәде.