2017 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 690 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 4 млн. 800 мең сумлык 176 карар чыгарылган. Кичә бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2017 елның 8 июненә республикада 990,1 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни планнан 41,2%, үткән елның шушы чорындагы дәрәҗәгә туры килә.
Социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына гомуми мәйданы 175,5 мең кв. м. булган 3 мең 249 фатирлык 67 йорт тапшыру турында хисап кертелгән. Төзелеп килүче 144 торак объектыннан 61 йорт әзер диярлек, уртача әзерлектә – 28 объект, 55 объектта эшләр күп әле.
2017 елда аренда торагы программасы кысаларында гомуми мәйданы 22,6 мең кв. м. булган 387 фатирлык 17 йорт төзү карала. 15,4 мең кв. метр мәйданда 258 фатирлык 14 объект эксплуатациягә тапшырылган инде (Югары Ослан районы – 7, Чирмешән – 1, Мамадыш – 4, Әлки – 2).
Моннан тыш, 2 объектта төзелеш-монтаж эшләре (Иннополис) төгәлләнгән; 1 объектта түбә ябалар, эчке һәм тышкы инженер челтәрләре коралар (Апас районы).
Гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программасы кысаларында 9 июньгә 32 бирелгән сертификаттан 7 сертификат реализацияләнгән.
2017 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы кысаларында 111 йорт төзү планлаштырыла. Бүгенгә 29 йорт тапшырылган. Калган 82 йортның 35е әзер диярлек; 37 йорт – уртача әзерлектә; 10 йортта эшләр күп әле.
Аз катлы торак төзелеше буенча республикада пландагы 8 мең 800 йортның 3 мең 852се эксплуатациягә тапшырылган, калганы – 4 мең 948 йорт.
2017 елда авыл клубларын төзү программасы кысаларында 30 объектта эшләр дәвам итә, шул исәптән 10 объектта стеналар салына; 7 объектта түбә ябалар; 13 объектта эчке эшләр бара.
Ветеринария берләшмәләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарына капиталь ремонт буенча 2017 елның 8 июненә барлык 26 объектта да эшләр тәмамланган.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ведомствосындагы учреждениеләрдә эшләр 6 объектта дәвам итә, 9 объектта эшләр төгәлләнгән.
Республикада сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм аларга ремонт дәвам итә. 42 фельдшерлык-акушерлык пунктыннан 16 объектны монтажлыйлар, 26 объектта эшләр башкарыла.
Патологоанатомия бүлекчәләрен төзү буенча 5 объектның 3сендә эшләр оештырылган (3 объектта нигез монтажлана, 1 объектта инженер челтәрләре корыла).
Медицина ярдәме станцияләренә һәм сырхауханәләргә капиталь ремонт буенча эшләр 6 объектның 5сендә оештырылган; 1 объектта эшләр тәмамланган.
2017 елда Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә 75 амбулатор-поликлиника учреждениесенә капремонт каралган. 8 июньгә 60 объектта эшләр башланган.
Универсаль спорт мәйданчыклары һәм блоклардан модульле чаңгы базалары төзү кысаларында 120 универсаль спорт мәйданчыктан 13 муниципаль районның 22 мәйданчыгында эшләр тулысынча тәмамланган.