Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында 2016 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында закон проекты каралды. Республиканың керемнәр буенча бюджет үтәлеше үткән ел 220, 24 млрд. сум (яисә план билгеләнешеннән 102,7%), чыгымнар буенча - 222,23 млрд. сум тәшкил иткән. Утырышны парламент комитеты рәисе Леонид Якунин уздырды.

Парламентарийларны төп финанс законның йомгаклау күрсәткечләре белән республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Ул, аерым алганда, 2016 елда бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре 191,81 млрд сум яисә еллык планнан 102,8% тәшкил итүен искәртте. Республика керемнәренең күп өлеше, гадәттәгечә, табышка салымнан алынган – 72,5 млрд сум (план 104,9% ка үтәлгән). Табышка салымның 63% эре һәм кече нефть компанияләреннән кергән.

Икенче урында физик затларның кеременә салым. 2016 елда бюджетка 44,9 млрд. сум (планнан 101,5%) кергән. “Быел бу салымның җыелуы планнан тайпылмый”, - дип җавап бирде депутатларның соравына республиканың финанс министры.

Җирле кыек салым кереме 34,4 млрд сум (планнан 101,1%), милеккә салымныкы 26,6 млрд сум тәшкил иткән. Оешмалар милегенә салым – 22,1 млрд сум. Транспорт салымы – 4,51 млрд сум.

Салым булмаган керемнәр 8,2 млрд кергән. Түләүсез алынган керемнәр – 28,42 млрд сум. “Федераль бюджеттан алынган акчалар максатчан иде”, - дип искәртте Радик Гайзатуллин.

Чыгымнар буенча 2016 елда Татарстан Республикасы бюджеты тулаем 222,23 млрд сум күләмендә үтәлгән. Барлык чыгымнарның җентекле расшифровкасы маддәләр буенча закон проектында китерелгән.

Үткән ел Татарстан Республикасы бюджеты 1,992 млн сум күләмендә кытлык белән үтәлгән. Кытлык финанслау чыганаклары белән тулы күләмдә тәэмин ителгән.

Федераль бюджеттан кредитлар җәлеп ителгән (23,73 млрд сум). Федераль бюджеттан алынган бюджет кредитларын каплау хисап елында 20,21 млрд сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International