РФ Икътисадый үсеш министрлыгы 2017 елның көзенә тулаем эчке продуктның 2% тан артыкка үсешен көтә

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

РФ тулаем эчке продукты үсеше һәрбер квартал саен көчәячәк, ә бу елның көзенә еллык чагылышта үсеш 2% артып китәргә мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин хәбәр итте.

“Без һәрбер квартал саен икътисадый үсешнең көчәя барачагын күрәбез һәм бу елның көзенә ул 2% югарырак әһәмияткә чыгачак”, - диде Орешкин.

Ел йомгаклары буенча РФ тулаем эчке продуктының үсеше 2% тәшкил итәчәге турында ныклы ышаныч саклана, дип өстәде ул.

Аннан алда РФ Үзәк Банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина Россия Банкы кулланган акча-кредит инструментлары ярдәмендә РФ икътисадый үсеше 3 квартал рәттән дәвам итә белдергән иде.

Дәүләт статистика федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, 2017 елның 1 кварталында икътисад үсеше 0,5% тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International