Владимир Путин: РФ икътисады рецессияне ерып чыкты, үсеш чорына күчтек

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

РФ Икътисады рецессияне ерып чыкты, үсеш этабы башлана, дип белдерде Владимир Путин туры элемтә вакытында.

“Икътисадый кризис тәмамландымы? Бик тә уңай җавап бирәсе, әлбәттә, җәмгыятькә бик тә позитив сигнал җибәрәсе килә. Шул ук вакытта һәрвакыт нәрсә дә булса булыр, нинди дә булса тайпылыш килеп чыгар дип уйлыйсың. Мондый нәтиҗәләр ясаганда, әлбәттә, без объектив мәгълүматларга таянырга тиеш – объектив мәгълүматлар нәрсә турында сөйли: алар Россия икътисады рецессияне ерып чыкты дип хәбәр итә”, - диде Путин.

“Һәм без үсеш темпына күчтек”, - дип өстәде ул.

Президент сүзләренчә, икътисадта әле хәл ителмәгән мәсьәләләр юк түгел, аерым алганда, аның төзелеше, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлегенең дә түбән булуы. Әгәр аларны күтәрмәсәң, яңа эш урыннары булмый, халыкның кереме артмый.

Шул ук вакытта, Путин икътисадның әлегә үсеше тыйнак булуын искәртте. Тулаем эчке продуктның үсеше 3 квартал рәттән күзәтелә һәм әлеге елның 4 аенда 0,7% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International