Россия Банкы 2017 елда тулаем эчке продуктның үсеш темпы прогнозын 1,3-1,8% кадәр арттырды

2017 елның 16 июне, җомга

Россия Банкы 2017 елда тулаем эчке продуктның үсеш темпы прогнозын 1,5% тан 1,3-1,8% ка кадәр арттырды.  Бу хакта регуляторның директорлар советы утырышы йомгаклары буенча Россия Федерациясе Үзәк Банк пресс-релизында хәбәр ителә.

“Икътисадый активлыкны тергезү дәвам итә. Инвестицияләр һәм сәнәгый җитештерү үсеше белән беррәттән, өй хуҗалыкларының кулланулары да үсә. Хәзерге вакытта куллану чыгымнарының уртача үсеше товар һәм хезмәт тәкъдимнәре үсеше шартларында инфляция басымын тудырмый. Агымдагы тергезү тенденцияләрен исәпкә алып, Россия Банкы 2017 елда тулаем эчке продуктның үсеш темпы прогнозын 1,3-1,8% кадәр арттыра”, - диелгән РФ Үзәк Банкы хәбәрендә.

Шул ук вакытта регуляторда икътисадый үсеш ихтимал дәрәҗәгә якынлаша дип искәртәләр. “Чикләүләрнең берсе – хезмәт базарындагы хәл. Аерым сегментларда кадрлар кытлыгы билгеләре инде күзәтелә. Структур үзрешләр уздыру шарты белән алга таба тулаем эчке продуктның елга 1,5-2%тан артыкка үсешенә ирешергә мөмкин булачак”, - дип язылган Үзәк Банк пресс-релизында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International