Хөкүмәт Дәүләт Думасына бюджет тәртибенең яңа конструкциясе турында закон проекты кертә

2017 елның 20 июне, сишәмбе

РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына бюджет тәртибенең яңа конструкцясе турында закон проекты кертә. Биредә баррель өчен минималь бәя $40  дәрәҗсендә каралган. Бу хакта хөкүмәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәбәрдә закон проекты “макроикътисад параметрларына һәм дәүләт финаслары торышына энергия чыганаклары базары конъюнктурасы йогынтысын киметүгә, төп бюджет сыйфатламасына күләм чикләүләрен урнаштыруга һәм федераль бюджетның тигезлеген саклауны тәэмин итүгә” юнәлтелгән дип искәртелә.

Аерым алганда, закон проекты белән федераль бюджетның киләсе финанс елда һәм планлы чорда чыгымнарының чик күләме билгеләнә. Ул нефтькә база бәядән, табигый газга база экспорт бәясеннән һәм фаразланган валюта курсыннан, нефть-газ булмаган керемнәрең фаразланган күләменнән һәм дәүләт бурычына хезмәт күрсәтүгә фаразланган чыгымнардан чыгып исәпләнгән нефть-газ кереме суммасыннан югары була алмый

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International