2017 елгы федераль бюджетка үзгәрешләр кертү турындагы кабул ителгән законның төп үзәнчәлеге, аның тулаем эчке продуктның 2-3%ка үсешкә юнәлтелгәнлегендә. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте.
Дәүләт Думасы соңгы, өченче укылышта 2017 елга һәм 2018-2019 елларның планлы чоры федераль бюджетына үзгәрешләр кертү турында закон проектын кабул итте. Анда бюджет кытлыгын тулаем эчке продуктның 3,2%нан тулаем эчке продуктның 2,1%на кадәр киметү каралган. Шул ук вакытта төзәтмәләр 2017 елга караган бүлекләргә генә кагыла.
“Без икътисадта рецессиядән үсешкә күчәбез. Моңарчы берничә ел дәвам иткән рецессия быел бетәргә тиеш һәм без тулаем эчке продкт 2-3%ка үсәр дип планлаштырабыз. Без бюджетка кабул иткән төзәтмәләрнең төп үзенчәлеге шунда”, - дип искәртте Володин.
Аның сүзләренчә, “хөкүмәт рецессияне ерып чыга алды”. “Һәм Президент куйган бурычлар бүген бюджет турындагы законда чагылыш тапты”, - дип өстәде ул.
Спикер Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар профильле комитетына һәм башка башкаручыларга хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. “Бу чыннан да, барлык фракцияләрне дә катнаштырган, катлаулы, зур, җаваплы эш”, - дип өстәде Володин.