Дәүләт Думасы хөкүмәткә бюджетны планлаштыруда приоритет проектларга нигезләнгән яңа принципларга күчәргә тәкъдим итә. Бу хакта 2017 елгы бюджетка үзгәрешләр кертү турындагы законның өченче укылышта раслануы белән бәйле кабул ителгән парламентның түбәнге палата карарында хәбәр ителә.
Бюджет һәм салым комитеты башлыгы Андрей Макаров искәртүенчә, карарда бюджет сәясәтен формалаштырганда парламент кирәк дип тапкан приоритетлар теркәлә.
“Карарның иң әһәмиятле өлешен 2017 елгы бюджет үтәлеше барышында нәрсә эшләргә кирәклегенә кагылган тәкъдим тора. Шул исәптән, куелачак бурычларга ирешү өчен, шундый әһәмият килеп туса, көз көне төзәтмәләр кертергә мөмкин. Без кайбер очракларда, шулай ук бүген федераль бюджетка кергән акчалар исәпбенә җыелган, хөкүмәтнең резерв фондыннан файдаланырга тәкъдим иттек”, - диде ул. Карарның иң әһәмиятле өлеше Дәүләт Думасы тәкъдимнәре дип белдерде парламентарий. Алдагы өч елга бюджет формалаштырганда аларны исәпкә алу кирәк, ди ул.
Карарда “Президент указлары үтәлешен һичшиксез тәэмин итү” языла, дип искәртте Макаров. “Икенчесе – ул бюджет планлаштыруда приоритет проектлардан чыгып эш итү. Бүген без дәүләт программаларының планлаштырылу һәм үтәлеше нәтиҗәсезлеген раслаган Хисап палатасы хисабын тыңлыячакбыз. Дәүләт Думасы Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев тарафыннан Дәүләт Думасында хисап тотуы вакытында тәкъдим ителгән һәм президент тарафыннан хупланган приоритет проектлардан чыгып, бюджет планлаштырылуына күчәргә тәкъдим итә. Асылда, бу үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәткән милли проектларга күпкә югарырак дәрәҗәдә кайту дигән сүз”, - дип аңлатты ул.