Бүген Әлмәттә “Татнефть” ГАҖ акционерларының еллык җыелышы узды.
Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
“Татнефть” ГАҖнең 2016 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләрен компаниянең генераль директоры Наил Маганов тәкъдим итте.
2016 ел компания үсешендә сыйфатлы яңа этап булды, бу елда 2025 елга кадәр чорга Стратегияләрне гамәлгә ашыру башланды.
Наил Маганов сүзләренчә, хисап елында консолидацияләнгән акционерлык капиталы 51,2 млрд. сумга арткан һәм 709 млрд. сум тәшкил иткән.
“Татнефть” ГАҖ компанияләр төркеме буенча 2016 елда нефть чыгару 28,7 млн. тонна тәшкил иткән.
“ТАНЕКО”да хисап елында 8,7 млн. тоннадан артык нефть чималы эшкәртелгән, 9,1 млн. тонна нефть продукты җитештерелгән, шул исәптә 1.6 млн. тонна Евро-5 дизель ягулыгы һәм 130 мең тоннадан артык авиация керосины. “ТАНЕКО”ның дизель ягулыгы бөтендөнья сыйфат стандартларына туры килә һәм “Россиянең иң яхшы 100 товары” исемлегенә керә. “ТАНЕКО”ның ягулык продукциясе Алтын сыйфат билгесе белән билгеләнгән.
Наил Маганов сүзләренчә, 2017 елда компания планлаштырылган бизнес бурычларны гамәлгә ашыра. Ул “Татнефть” ГАҖнең киләчәккә үсеш перспективаларын билгеләп, нефть чыгару нәтиҗәлелеген арттыру буенча стратегик проектлар өстенлекле кала, дип белдерде.
Җыелыш барышында акционерлар һәм чакырылганнар “Татнефть” компаниясе белгечләренең чыгышларын тыңладылар.
Акционерлар җыелышы 2016 ел өчен еллык хисапны, еллык бухгалтерлык хисабын, финанс елы нәтиҗәләре буенча табышны бүлүне расладылар. Шулай ук дивидендлар түләү буенча да карар кабул ителде. “Татнефть” ГАҖнең өстенлекле һәм гади акцияләре буенча дивидендлар 2281% күләмендә түләнәчәк (22 сум 81 тиен).
Хөкүмәт вәкиле булып “Татнефть” ГАҖ Директорлар советына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләнде.