РФ Хөкүмәте 2018-2020 еллар чорына бюджет һәм социаль-икътисадый үсеш фаразы әзерләгәндә халыкка түләүләрнең төп формалары буенча тарифларны уртача индексацияләү исәпкә алынырга тиеш. Бу хакта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев 2018-2020 еллар бюджеты буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
“Инфляциянең түбән темпларына ирешү исәбенә һәм халыкка түләүләрнең төп формалары буенча тарифларны уртача индексацияләүгә нигезләнеп, безнең дәүләтебезнең гражданнарына югарырак реаль керемнәргә ирешергә тырышырга кирәк”, - диде ул.
Премьер-министр сүзләренчә, алдагы өч елга бюджетның төп бурычы – икътисад үсешенә ярдәм итү һәм бер төркем күрсәткечләр буенча уңай динамиканы саклап калу. “Бу тенденцияне көчәйтергә тырышырга, сәнәгый җитештерүчәнлекнең үсешен ныгытырга кирәк”, - дип өстәде Медведев.
Шулай ук РФ Премьер-министры искәртүенчә, инвестицияләр үсешенә ярдәм күрсәтергә кирәк.