Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин агымдагы елның йомгаклары буенча тулаем эчке продуктның 2 процентлы үсешенә ирешү мөмкинлеген раслады. Бу хакта ул РФ Премьер-министры Дмитрий Медведевта үткән 2018-2020 еллар бюждетының төп параметрларына багышланган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмә кысаларында шулай ук 2018-2020 еллар чорына социаль-икътисадый үсеш фаразы тикшерелә.
“Фаразны без апрельдә караган идек. Хәзер урнаша барган тенденцияләргә игътибар итсәк, тулаем эчке продуктның үсеше буенча киңәшмәдә без фаразны 2 процент дип билгеләгән идек, бик шикләндек. Соңгы саннар исә безнең якынча шул юнәлештә хәрәкәт итүебез хакында сөйли”, - диде ул.
РФ Хөкүмәте 13 апрель көнне 2018-2020 елларга РФнең социаль-икътисадый үсеше фаразының өч вариантын тикшерде – консерватив, база, максатчан. Һәм нигез итеп, база сценариен сайлады. Бу сценарий буенча 2017 елда тулаем эчке продукт үсеше 2 процент тәшкил итәчәк, ә аннан соң өч елга 1,5 процентка тотрыклыланачак. Шул ук вакытта Россия хакимияте максатчан вариантка ирешү өчен чаралар эшли башларга сүз бирде. Аның буенча 2020 елда икътисад үсеше тизлеге (дөнья буенча уртача темплардан югарырак) 3,1 процент фаразлана.