Дәүләт Думасына бюджет проекты көз көне кертеләчәк

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Министрлар Кабинеты киләсе өч елга федераль бюджет проекты буенча бер төркем киңәшмәләр уздырачак, аның проекты Дәүләт Думасына көз көне кертеләчәк. Бу хакта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев хәбәр итте.

“Бу фаразлар нигезендә, Финанс министрлыгы федераль бюджетның нигез параметрларын әзерләде. Бюджет чыгымнарының төп юнәлешләрен анализлау өчен, мин үткән елдагы кебек үк бер төркем аерым киңәшмәләр үткәрергә җыенам. Хөкүмәт утырышында каралганнан соң, бюджет проекты көз көне Дәүләт Думасына тәкъдим ителәчәк”, - диде Медведев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International