Үзәк банклар сәясәте кырыслану фонында дөнья икътисадын якын киләчәктә акрын үсеш һәм финанс базарларының югары волатильлеге көтә. Бу хакта Халыкара финанс конгрессында чыгышы вакытында Россия Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина җиткерде.
“Алдагы елларда төп тренд, процент ставкалары үсешен кертеп, икътисадның акрын тергезелүе һәм үзәк банклар сәясәтен кырысландыру булачак”, - диде Нәбиуллина.
Шулай итеп, аның сүзләренчә, финанс базарларына ике каршылыклы тенденция хас булачак. “Бер яктан, икътисадый үсеш финанс базарларга һәм тәвәккәлеккә уңай тәэсир итә. Икенче яктан, процент ставкалары үсеше базарларны суыта. Шуңа күрә хәлнең гомуми тотрыклылыгына карамастан, финанс базарларда волатильлек ихтималы зур”, - диде ул.
Икътисадның яңа циклының алты чакыруы
Үзәк Банк башлыгы искәртүенчә, озакка сузылган кризислардан соң глобаль икътисад яңа циклга керә. Аңа исә яңа чакырулар хас булачак. Нәбиуллина шуларның иң төп алтысын атады.
Беренчесе – ул 2007 ел белән чагыштырганда, югарырак бурыч йөкләмәсе. “Үсеш кичергән икътисадларда ул беренче чиратта дәүләт бурычы, ә формалаша барган икътисадлы, формалаша барган базарлы дәүләтләрдә – корпоратив бурыч проблемасы”, - дип аңлатты ул.
Икенче куркыныч үсеш кичергән икътисадларда артык түбән инфляция һәм хәтта дефляция белән бәйле.
Өченчесе – “күпеллык йомшак акча-кредит сәясәте йогынтысында, үсү куркынычы булган, аерым базарлардагы куыклар”.
Дүртенче чакыру – җитештерүчәнлек һәм инвестицияләр үсешенең акрын темплары. Ул исә үсеш мөмкинлекләрен чикли һәм югары бурыч йөкләмәсеннән “чыгарга” юл куймый.
Бишенче чакыру, аның сүзләренчә, урта класс керемнәре торгынлыгы фонында үсеш кичергән дәүләтләрдә гражданнарның керемнәрендә тигезсезлек үсеше белән бәйле. Бу хәлгә, Үзәк Банк башлыгы сүзләренчә, сәясәттә популизм үсеше җавап була ала. Соңгысы шулай ук яңа икътисадый куркыныч тудыра һәм финанс базарларында волатильлек саклануына җирлек тудыра.
Алтынчы чакыру – ул чималга түбән бәя.
Моннан тыш, глобаль икътисадның яңа циклы киберкуркыныч үсеше белән характерлана. Алар исә финанс системалар тотрыклылыгына да, икътисад үсешенә дә куркыныч тудыра ала.