Федерация Советы көзге сессиядә цифрлы икътисадның хокукый базасын формалаштыру һәм шулай ук РФ Президенты сайлауларын әзерләү белән шөгыльләнәчәк.
Бу хакта сишәмбе көнне РФ Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко парламентның югары палатасының язгы сессиясе тәмамлануы уңаеннан хәбәр итте.
“Беренче чиратта ул цифрлы икътисадның хокукый базасын формалаштыру һәм аның белән идарә итү. Президент технологик үсешнең яңа югарылыгына чыгуда цифрлы икътисад төп приоритет булып тора дип билгеләде. Бу эш безнең өчен нигездә яңа”, - диде Матвиенко һәм сенаторлар инде бүгеннән аның ышанычлы эскперт тәэмин ителеше хакында уйларга тиеш дип өстәде. “Бәлки палата кысаларында махсус эксперт киңәшмәсе булдыру турында да уйларга кирәктер”, - диде Матвиенко.
Ул шулай ук РФ Президенты сайлаулары якынлашуын да искәртте. “Бу сайлауларны булдыра алганча үтә күренмәле, ачык, тулысынча гамәлдәге закон нигезендәге шартларда үткәрү өчен без барысын да эшләргә тиеш. Бу эш безнең тарафтан инде башланды”, - диде Матвиенко.
Аның сүзләренчә, киләсе сайлауларның җәмгыятьттә киеренкелек тудырмавы мөһим. Киресенчә, алар берләшергә ярдәм итәргә тиеш. “Аңлавыгызча, халыкара аренада урнашкан вазгыять шартларында дәүләт өчен бу аеруча әһәмиятле. Бу билгеләнгән әйберләрне башкару, Россиянең XXI гасырда лаеклы киләчәге өчен хәлиткеч шарт булып тора,” – диде парламент палатасы спикеры.
Аның сүзләренчә, җәмгыятьтә “тигез хокуклы, ачык һәм гадел әңгәмә” алып барырга кирәк. Матвиенко фикеренчә, шундый әңгәмәне һичшиксез хакимият алып барырга, кешеләр үз сорауларына җаваплар табарга тиеш. “Еш кына гражданнар теге яисә бу карарның ни өчен кабул ителгәнлеген аңламый һәм ризасызлык белдерә. Кешеләр белән артык аралашу мөмкин хәл дип уйламыйм. Сәясәтчеләр, чиновниклар кешеләргә үз гамәлләренең максатларын һәм сәбәпләрен аңлатырга тиеш”, - диде Матвиенко.