Бүген республика һәм бөтен татар халкының иҗтимагый-сәяси тормышында иң әһәмиятле чараның детальләре тикшерелде һәм төгәлләштерелде. “Барлык оештыру мәсьәләләре хәл ителде, - дип искәртте Дәүләт Советы Рәисе, Оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырыш башында, - Корылтайны үткәрүгә барысы да әзер”.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров хәбәр итүенчә, барлык делегатлар да чарада катнашуларын раслаган. Барысы корылтайга 1000гә якын делегат һәм кунак киләчәк.
Корылтайның пленар утырышында төп чыгышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ясыячак. Моннан тыш, делегатлар республиканың икътисадый һәм инвестицияле мөмкинлекләре белән танышачак. Аның белән аларны ТР икътисад министры Артем Здунов һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина таныштырачак. Шулай ук тематик күргәзмәләр оештырылачак, кунакларга бай мәдәни программа әзерләнәчәк.
Билгеле булганча, пленар утырышта шулай ук дүрт моназара мәйданы форматында делегатлар татар халкын берләштерү, аерым алганда бу эштә яңа юнәлешләрне тикшерәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья татар конгрессының алтынчы корылтае Казанда 2-6 август көннәрендә үтәчәк.