Түбән инфляция фонында рубль ныгый

2017 елның 8 августы, сишәмбе

Федераль дәүләт статистика хезмәте инфляция буенча статистика бастырган, аның еллык күрсәткече 3,9 прцентка кадәр түбәнәйгән. Бу исә Россия валютасына яхшы тәэсир ясаган. Белгечләр искәртүенчә, рубльнең атна башында тотрыклы ныгуы көтелә.

“Статистика чыгу рубльгә яхшы йогынты ясады. Көн азагына доллар/рубль пары 59,9 сум, евро/рулбь пары 70,4 сум дәрәҗәсендә сатулаша. Киләсе атна башында РФ Финанслар министрлыгы валютаны сатып алуны яңартуга карамастан, рубльнең ныгуы дәвам итәчәк”, - дип белдерде «Альпари» аналитик департамент директор урынбасары Анна Кокорева.

Аның сүзләренчә, евро/доллар пары коррекцияләүгә киткән һәм 1,175 кадәр төшкән. Долларга, үз чиратында, АКШтагы эш белән тәэмин ителгәнлек буенча көчле статистика ярдәм иткән: эшсезлек дәрәҗәсе өмет ителгәннәргә туры килгән һәм елга ел 4,3 процент тәшкил иткән. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы секторыннан тыш эш белән тәэмин ителгәннәр саны арткан. “Эшсезлек буенча мәгълүматның яхшыруы базарда катнашучыларга АКШ Федераль резерв системасының сәясәте алга таба кырысланачагы турында хәбәр итә, чөнки бу күрсәткеч идарә тармагы өчен хәлиткеч булып тора”, - дип өстәде Кокорева.

Brent маркасы нефтенә килгәндә, аның күрсәткечләре аз гына үсә һәм баррель өчен $52,1 тирәсендә сатулаша. Әлегә базар бораулау җайланмалары саны буенча Baker Hughes тан статистиканың бастырылуын көтә. Сүз уңаеннан, сатып алучылар Америка валютасы ныгуына карамастан, җомга көнне нефть буенча югалтуларын каплый алган. Аны $51,41  кадәр коррекцияләүдән соң бәя $52,50 дәрәҗәсенә кайткан. Базар белгечләре игътибарны 7-8 август көннәрендә Абу-Дабида үтәчәк ОПЕК+ техник комитетының киләсе очрашуына юнәлтә. Бәяләрнең артуы шуның белән дә аңлатылырга мөмкин. Анда Согуд Гарәбстаны вәкилләре катнашында, Россия һәм Күвәйт рәислегендә нефть табуны киметү буенча йөкләмәләрне башкару тикшереләчәк.

Альпари аналитигы Владислав Антонов искәртүенчә, әлегә нефть зур булмаган минуста сатулаша. Берләштерү тәмамланганнан соң котировкалау үсеше дәвам итәчәк. “Сатып алучылар $54,50 билгесенә ирешмичә тынычланмаячак. Доллар/рубль пары буенча 60,13 сумнан 59,70 сумга кадәр кимү көтәм. Евроның долларга карата тергезелеүе фонында “Форекс” базарында евро/рубль парында 70,90 сумга кадәр үсеш көтелә”, - дип фаразлый Антонов.

Шулай ук искәртеп үтик, Россиянең Үзәк банкы 5 августтан башлап, АКШ долларның рәсми курсын рубльгә карата 42,22 тиенгә төшерде, 60,3281 сумга кадәр. Евроның рәсми курсы рубльгә карата 71,6879 сум дәрәҗәсендә билгеләнде – бу алдагы көннән 26,48 тиенгә кимрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International