Россия Икътисадый үсеш министрлыгы августта Россия Федерациясендә дефляцияне 0,3-0,5% дәрәҗәсендә көтә һәм еллык инфляция 3,3-3,6% кадәр акрынаер дип саный, дип язылган министрлык фаразында.
“Август йомгаклары буенча кулланучылар базарында без дефляциянең айда 0,3-0,5% дәрәҗәсендә күзәтелүен көтәбез, бу исә еллык инфляциянең елга ел 3,3-3,6% кадәр акрынаюына китерәчәк”, - дип язылган министрлык бастырган “Июльдәге инфляцияле картина” исемле чыгышта.
Россия Банкы агустта Россия Федерациясендә инфляция нольгә якын булачак дип саный, айның аерым атналарында дефляция фаразлый.