Финанс министрлыгында министр Р.Р. Гайзатуллин җитәкчелегендә көн саен 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына ТР тупланма бюджетын формалаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмәләр үткәрелә.
Киңәшмәләр барышында дәүләт хезмәт күрсәтүләренең планлы күләмнәре, финанс чыгымнары нормативлары, бюджет өлкәсенең барлык тармаклары буенча финанс тәэмин ителеш күләмнәре тикшерелә. Бюджет средстволарын баш бүлүчеләр чыгымнары күләмен билгеләү мәсьәләләре аерым карала. Республика бюджетының җирле бюджетлар белән үзара бәйләнешләре муниципаль районнар һәм шәһәр берәмлекләре белән берлектә тикшерелә. 2018-2020 елларга бюджетның башлангыч проектын министрлыклар, идарә тармаклары, муниципаль берәмлекләр тәкъдимнәрен исәпкә алып, 26 августка кадәр эшләп бетерү күздә тотыла.